- чибәр
- с. 1. Тышкы күренеше белән күңелгә ләззәт бирә торган, күңелгә ятышлы булган тышкы кыяфәте, төсләренең гармониясе белән аерылып торган. рәв. Күңелгә ятышлы итеп, матур итеп ч. күренү 2. Йөзе сөйкемле, ягымлы, матур булган. и. Йөзе сөйкемле, ягымлы, матур кеше 3. Куелган таләпләргә тулысынча җавап бирерлек, хуплауга лаек, яхшы игеннәр чибәр генә. рәв. Яхшы, матур, шәп 4. Бер төрле аталып йөртелергә тиешле туганнар яки кардәшләр күп булса, аларны бер-берсеннән аеру өчен әйтелә торган сүз чибәр апа, чибәр җиңги 5. ЧИБӘРЕМ – Кемгә дә булса иркәләп эндәшү сүзе (күбрәк балаларга һәм хатын-кызларга карата)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.